Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары биш көнлек хәрби-күнекмә җыеннары кысаларында Казан югары танк училищесы полигонында булдылар 

Аксубай районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары Казан югары танк училищесы полигонында булдылар.

Аларны Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Сергей Иванов белән бергә «Тормыш иминлеге нигезләре» буенча укытучылар озатып йөрде. Полигонда балалар хәрби эшкә өйрәнделәр һәм Калашников автоматыннан атып карадылар. 

Балалар беренче тапкыр үз кулларында чын хәрби корал тоттылар. Бу аларның хәтерендә озак сакланыр. Чөнки тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә алар автоматны сүткәндә һәм җыйганда макетны гына кулланалар. Ә биредә алар үзләренең белемнәрен практикада тикшерделәр. 

erid: 2Vtzqw6pLty

Мондый практик дәресләр ел саен районда уза торган өлкән сыйныф укучыларының биш көнлек хәрби-күнекмә җыеннары кысаларында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев