Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай турында хис-кичерешләре белән уртаклашты

Шушы көннәрдә редакциягә Казанда яшәүче бер ханым килде. Ул үзен Әлфия Даутовна дип таныштырды һәм укыр өчен газета бирүебезне сорады.

– Мин гомерем буе Казанда яшәдем һәм лаеклы ялга чыккач Татарстан буйлап сәяхәт итәргә хыялландым. Сезнең районга тернәкләндерү программасы буенча 15 көнгә ял итәргә килдем. Мин Аксубайда беренче тапкыр, монда бик матур, төзекләндерелгән, бистәне зур соклану һәм гаҗәпләнү белән карап йөрим. Чәчәкләр, агачлар күп һәм барысы да тәртиптә. Районда мондый гүзәллек булуына гаҗәпләндем!

Редакциягә килү өчен дә нәкъ менә аның бистәгә соклануы сәбәп булган. Әлфия Даутовнага, өенә кайткач үзенең районга сәяхәтеннән алган хис-кичерешләре белән уртаклашып кына калмыйча, дусларына, танышларына аның ни белән кызык булуы турында да сөйләр өчен, берничә данә газета бүләк иттек. Чөнки безнең газета районда барган вакыйгалар, фактлар турында сөйли һәм шул рәвешле аның тарихын яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев