Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда чигү серләрен ачалар

Район туган як тарихы музеенда чигү темасына аерым әһәмият бирелә.

Музейда кул эшләренең әлеге төре буенча мастер-класслар үткәрелә, пандемия вакытында исә, дәресләргә күбрәк кешене җәлеп итү өчен, алар онлайн форматта уза. Музей директоры – Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмитова үзе дә кул эшләре остасы, үзенең белеме, чигү күнекмәләре белән иҗатка битараф булмаган кешеләр белән уртаклаша.


Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда «Милли чигү азбукасы» дигән дәрес оештырылды. Туган як музееның vk берләшмәсе битенә кереп, әлеге чарадан сюжетны карарга, чигү тарихы турында бик күпне белергә, төрле милләтләрнең мәдәнияттә, гореф-гадәтләрдә, аерым алганда кием-салым әйберләре, өйне бизәү өчен чигешләр ясауда күпме уртаклык булуын аңларга була. Әлфия Нурхәмитова музей фондыннан чигү эшләрен тәкъдим итә, дәресләр әле менә шуның белән мавыктыргыч. Мастер-классларны https://vk.com/id452168517?w=wall452168517_374/all сылтамасы буенча кереп карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев