Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай товарын казанлылар теләп сатып алды

Аксубай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика башкаласының Дербышки микрорайонында ярминкәдә катнаштылар.

Бу – безнең район вәкилләре өчен Казанда елны төгәлләүче соңгы ярминкә булды.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлары, эшмәкәрләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклары сатуга кыр, ферма, бакчада үстерелгән продукция алып килделәр. Бу – ашлык, яшелчә, кала халкы теләп сатып ала торган – бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, кабак, ит һәм ит әйберләре, бал, җиләк-җимеш. Сатып алучылар аксубайлыларның товарын лаеклы бәяләделәр – барысы да күз ачып йомганчы сатылып бетте. Өстәвенә – район мәдәният йорты хезмәткәрләре мәйданчыкта яңа ел кәефе тудырдылар, күңелле җырлар яңгырады, Кыш бабай белән Кар кызы барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.

Ярминкә мәйданчыгын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе вәкилләре тикшереп чыктылар һәм сәүдәнең яхшы оештырылуына уңай бәя бирделәр. Алар хәтта Аксубай артистлары белән истәлеккә фотога да төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев