Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай әти-әниләре БДИны үзләрендә сынап карадылар

Аксубай районы әти-әниләре математикадан БДИ тапшырдылар.

”Бергәләп барысын да 100гә тапшырабыз Әти-әниләр белән БДИ тапшыру көне!” Бөтенроссия акциясе кысаларында имтихан тотуга 9, 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре чакырылды. Чарада 12 кеше катнашты.

–Без ел саен әти-әниләр белән БДИ тапшыруны оештырабыз, бу алар имтиханнар алдыннан дулкынлануны үзләрендә сынап карасыннар, соңыннан балаларга киеренкелекне җиңәргә ярдәм итсеннәр, вариантлардагы мәктәп программасы нигезендә бирелә торган барлык биремнәр дә үти алырлык булуын аңлар өчен, – дип шәрехләде Мәгариф бүлеге методисты, БДИ координаторы Татьяна Борисова.

Әмма әти-әниләр барыбер дулкынландылар. Чын имтихан алдыннан кебек, алардан шәхси әйберләрне аудитория чикләрендә калдыруны сорадылар, үзләре белән бары тик паспорт һәм кара гель ручка гына алып кереп була иде.

Әти-әниләр белән акциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин катнашты, ул әти буларак, үзен БДИда сынап карады. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина да шулай ук әти-әниләрне хуплап килде.

Имтихан башланганчы оештыручылар БДИ үткәрү тәртибе турында инструктаж үткәрделәр һәм катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр. Укучыларга БДИ өчен 3-4 сәгать вакыт бирелсә, әти-әниләр өчен кыскартылган вариантта – 40 минут. Бу вакыт эчендә әти-әниләр база дәрәҗәсендәге математика буенча биремнәрне чишәргә тиеш булды.

Аудиториягә кергәндә без әти-әниләр белән аралаштык.

2нче мәктәп вәкиле Ольга Захарова, улы Кирилл 9нчы сыйныфны тәмамлый, ул физика һәм биологияне сайдлады, дип билгеләп үтте. Әлегә Кирилл укуын үз мәктәбендә дәвам итәргә җыена.

БДИ процедурасына ничек карыйсыз, дигән сорауга әти-әниләр белемне тикшерүнең мондый ысулын хуплауларын ассызыкладылар.

Координатор Татьяна Борисова, чыгарылыш укучысының әнисе буларак, имтихан тапшыру процедурасында үзе катнашты.

– Дулкынлану бар, әмма аңлатулардан соң үземне кулга алдым, тынычландым, – диде ул. – Укучылар белән тестлаштыру күнекмәләре, консультацияләр үткәрелә. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев