Аксубай теннисчылары ТР буенча иң яхшылар бишлегендә
Мамадышта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Ярышларда республиканың барлык почмакларыннан 18 команда катнашты. Аксубай районын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин, административ комиссиянең баш белгеч-секретаре Николай Камбулов һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү буенча әйдәп баручы белгеч Елена Сенчева тәкъдим итте.
Безнең район командасы гомуми зачетта 3 төркемдә 5 урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев