Аксубай техникумында унөч чыгарылыш сыйныф укучысын армиягә озаттылар
Үзәк мәйданда универсаль технологияләр техникумыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озатуга багышланган тантаналы чара узды.
Дүшәмбе иртәсе Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре һәм укытучылары өчен тантаналы чарадан – чыгарылыш сыйныф укучыларын армиягә озатудан башланды. Армиягә чакырылучы студентларга сәламләү һәм хәер-фатихалы сүзләр белән район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте:
–Армиядә хезмәт итү – ул һәр балигъ булган яшькә җиткән егетнең изге бурычы. Техникумда сез яхшы белем алдыгыз, кыйммәтле тәҗрибә тупладыгыз. Әлбәттә, бу көн кайчан да булса килергә тиеш иде. Әгәр дә сез – булачак солдатлар булмаса, тыныч халыкны кем якларга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Бер ел армиядә хезмәт итү бик тиз узачак. Бер елга аерылышу – ул зур срок түгел. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз алдында горурланырлык булырлык итеп хезмәт итегез. Кыю һәм көчле булыгыз!
РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүнең мөһимлеген отставкадагы хәрби җитәкче – майор Николай Янилкин да билгеләп үтте:
– Бу һәр ир-егет тормышында мөһим этап. Армия сафларында сез кырыс тормыш мәктәбен генә үтеп калмыйча, тугры дуслар табарсыз, ныгырсыз, нәрсәгә сәләтле икәнлегегезне күрсәтерсез. Хәрби бурычыгызны намус белән үтәгез, Туган илгә тугры булыгыз. Герой булып тумыйлар, ә булалар, дигән гыйбарәне хәтерегездән чыгармагыз. Хәерле юл сезгә!
Техникум директоры Фәрхат Аюповның котлавыннан соң, чыгарылыш сыйныф укучылары адресына урта һөнәри белем алу турында дипломнар тапшыру тантанасы булды. Документларны Әмир Нуриев, Юрий Евлеев, Николай Антонов, Игорь Ермолаев, Руслан Зольников, Данила Лаврентьев, Владислав Удяков, Николай Щекин, Радик Равоздинов алды.
Җиде чыгарылыш студенты армиядә хезмәтне кулларында В һәм С категорияле машина йөртү таныклыклары белән үтәячәк. Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов техникумны тәмамлаучылар Юрий Евлеевка, Әмир Нуриевка, Руслан Зольниковка, Евгений Арамедовка, Игорь Цветковка, Булат Рамазановка, Константин Михальчинга транспорт чарасы белән идарә итү хокукын раслаучы документлар тапшырды.
Армиягә алынучылар – беренче тугыз чыгарылыш сыйныф укучысын озату тантанасы, иртәгә, 21 июньдә булачак. Тагын дүртесе алар сафына соңрак кушылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев