Аксубай сугышчы-ветераннары Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көнен билгеләп үттеләр
Аксубайда Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Бөек Ватан сугышы геройларына куелган обелиск янында ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан сугышчылар, шулай ук аларның патриотик ветераннар хәрәкәте көрәштәшләре, районның яшь армиячеләре сафка тезелеп бастылар. Мәйданда сугыш җырлары яңгырады, әйләнә-тирәдә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Яшь армиячеләр Мәңгелек ут янында мактаулы вахта алып бардылар. Барысы да хәрби хезмәт елларындагы кебек булды: смирно командасы, сафка басу турында рапорт, сәламләү. Җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

– Мин үзем дә ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем һәм артиллериягә зур хөрмәт белән карыйм. Ул аерым хәрби бурыч башкара һәм аның данлы тарихы бар. Хөрмәтле ветераннар, котлаулар кабул итегез! Безнең ракетачылар һәм артиллеристлар сафы тулылансын. Сез Ватанга намус белән хезмәт иттегез, яшь буынны тәрбияләүдә сезнең белемегез һәм тәҗрибәгез бик кирәк.
Район җитәкчесе Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары булып эшләгән Дмитрий Палаткинга яшьләр белән лаеклы эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде, ике районның хәзерге хәрби комиссары – полковник Сергей Ивановны тәкъдим итте. Тантанада катнашучыларның көчле алкышлары астында Камил Гилманов яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканнары өчен һәм Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан Шамил Гыйниятуллинга, Владимир Кожемановка, Павел Крюковка Мактау грамоталары тапшырды.

– Безнең бүгенге бурыч – үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү, – дип ассызыклады үз чыгышында Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Укучылар белән эшләүдә катнашыгыз, сыйныф сәгатьләрендә, очршуларда аларга армиядә хезмәт итү турында сөйләгез, балаларда Ватанга мәхәббәт уянсын, Ватанны саклаучылар булырга әзерләнсеннәр.
Элеккеге сугышчыларга сәламләү сүзләре белән Чирмешән районыннан килгән кунаклар Дмитрий Палаткин һәм Сергей Иванов мөрәҗәгать иттеләр, алга таба район яшьләре белән эшләү вакытында хәрби комиссариатның сугышчы-ветераннарның иҗтимагый оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге кирәк, дип билгеләп үттеләр.
2019 елдан бирле Аксубайда «Ватанга хезмәт итәм» дигән барлык төр гаскәрләрнең ветераннар берлеге эшли. Аның вәкилләре ракетачыларны һәм артиллеристларны бәйрәм белән котларга килделәр.
Гаскәрләрнең Көнбатыш төркеме сугышчылары советы җитәкчесе Руслан Терегулов, ТР Диңгезчеләр җыелышының Аксубай бүлекчәсе вәкиле Флен Зәйнуллин, хәрби-чик сакчылары Советы Рәисе Владимир Бобов тантана сәбәпчеләренә иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм ветераннар хәрәкәте эшендә ярдәм иткән өчен район башлыгына грамоталар тапшырдылар.

Җыелучыларны Аксубай правослау чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев җылы сәламләде.
Бәйрәм митингында катнашучылар сугышта һәлак булган артиллеристларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган геройлар обелискына чәчәкләр салдылар. Программаны район мәдәният йорты артистлары башкаруында патриотик җырлар дәвам итте. Алар әле озак таралышмадылар, тантананың рәсми өлеше тәмамлаганнан соң, фотога төштеләр, аралаштылар, һәм, иң мөһиме, алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен ракетачылар берлегенең артиллеристлар белән берләшүе темасын күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев