Аксубай спортчылары йөзү буенча ТР Беренчелегендә үз нәтиҗәләрен яхшырттылар
Казанда йөзү буенча республика ярышлары тәмамланды.
10-13 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласында 13-14 яшьлек егетләр һәм 11-12 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча ТР Беренчелеге узды. Ярышларда республикадан 289 йөзүче катнашты.
Безнең районны тренер Яков Крюков җитәкчелегендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Григорий Бондарев, Егор Егоров, Алиса Безрукова, Ангелина Кириллина тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча спортчылар – беренче 20 иң яхшы йөзүче арасында.
– Балалар үз көчләрен башка дәрәҗәдәге ярышларда сынап карадылар. Үз мәйданчыгыңда шөгыльләнү бер хәл, ә республика ярышлары бөтенләй икенче. Алар үз разрядларын расладылар, нәтиҗәләрне яхшырттылар. Алар өчен бу кыйммәтле тәҗрибә, – дип билгеләп үтте тренер Яков Крюков.
Яков Крюков фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев