Аксубай шигърият сөючеләре Муса Җәлил иҗатына дан җырладылар
Аксубай үзәк район китапханәсендә «Җәлил укулары-2022» әдәби бәйге үтте.
Муса Җәлил әсәрләре буенча шигырь сөйләүчеләр бәйгесе татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, шулай ук танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең әдәби мирасын популярлаштыру максатларында оештырылды. Шигырь укучылар үз чыгышларында бөек шагыйрьнең иҗатына дан җырладылар. Шагыйрьнең татар, рус һәм чуваш телләрендә шигырьләре яңгырады.
Жюри иң яхшы шигырь сөйләүчеләрне билгеләде. Беренче яшь төркемендә Ангелина Павлова (1 урын), Есения Ерышева, Алина Андреева (2 урын), Леонид Хузяхметов (3 урын) призерлар булдылар.
«Җәлил татар телендә» номинациясендә беренче яшь төркемендә Айсылу Ногъманова, Азалия Фәттахова, Гүзәл Гайнетдинова иң яхшы шигырь сөйләүчеләр булдылар. «Җәлил татар телендә» номинациясендә икенче яшь төркемендә (14 ) – Алия Сөләйманова, өченче яшь төркемендә (25 ) Алия Мәҗитова һәм Гөлсирин Галиева җиңүчеләр булдылар. «Җәлил чуваш телендә» номинациясендә беренче яшь төркемендә Олеся Гаврилова беренче урынга лаек булды.
Бәйге җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Жюри шулай ук Рифә Идиятуллинаны, Равия Таһированы, Светлана Милентьеваны, Ольга Касьянованы, Наталья Сергеевнаны, Тәнзилә Сафинаны актив катнашканнары өчен дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев