Аксубай шахматчылары янә турнирда беренче булдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай шахматчылары янә турнирда беренче булдылар

Аксубайда Виталий Тимирясов истәлегенә багышланган VII Республика шахмат турниры узды.

Хәтер турниры быел да Виталий Тимирясов чыгарылыш укучысы булган мәктәп базасында узды.

Республиканың алты районыннан 130 шахмат сөюче интеллектуаль ярышларга җыелды. Уеннар киеренке узды, чөнки көндәшләр берсеннән-берсе көчлерәк иде, аларның күбесе ел саен бу ярышларда катнаша. Нәтиҗәдә, Аксубай командасы җиңүче булды. Һәм бу инде – җиденче мәртәбә!

 


Нет комментариев