Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Аксубай» сайты «Беренче авыздан» дигән яңа проектны эшләтеп җибәрде

Бүген без үзебезнең «Аксубай» сайтында һәм социаль челтәрләрдә яңа «Беренче авыздан» дигән яңа проект эшләтеп җибәрәбез.

Проектның авторы – Людмила Жаренова кызыклы кешеләр белән очрашачак, алар белән борчыган проблемалар турында фикер алышачак һәм төрле өлкәләрдәге белгечләрдән аңлатмалар алачак.

Чыгышлар атна саен булыр, һәр дүшәмбе безнең электрон мәйданчыкларда чыгар дип планлаштырабыз.

Сез үзегез дә безгә спикерларны тәкъдим итә һәм үз сорауларыгызны шәрехнамәләрдә калдыра аласыз. Без аларны тиеше хезмәтләргә бирәчәкбез.

Безнең беренче кунагыбыз – Аксубай район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алина Маланчева. Коронавирус инфекциясе буенча вәзгыять турында фикер алыштык, прививкалар төрләре һәм өченче дулкында авырып китүчеләрнең аны авыр кичерүләре турында сөйләштек. Безнең видео-роликны «Аксубай» сайтында «Актуаль видео»да карагыз.

 

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев