Аксубай редакциясе хезмәткәрләре “Спутник V” вакцинасының икенче компонентын ясаттылар
Аксубай районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау дәвам итә.
Редакция хезмәткәрләре COVID-19дан вакцинаны беренчеләрдән булып куйдырдылар. Беренче компонентны алар 19 гыйнварда ук салдырган иде, бүген алар икенче компонентны куйдырды.
Коронавирус инфекциясенә каршы прививка 21 көнгә интервал белән ике тапкыр вакцинацияләүне күздә тота.
Редакция хезмәткәрләре белән бергә мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре дә прививка ясатты. Аларның күбесе вакцинаны нәтиҗәсез кичергән, кайберләрендә температура күтәрелүе күзәтелгән.
Редакциянең 69 (!) яшьлек машина йөртүчесе Владимир Черников беренче вакцинация ясатучылар арасында булды.
–Беренче прививканы температурасыз, бернинди тискәре нәтиҗәләрсез кичердем, – дип уртаклашты Владимир Николаевич. – Безнең яшьтә үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк. Шуңа күрә мин прививка ясаттым да инде.
Мөхәррир Людмила Жаренова өчен прививка төнлә температура күтәрелү, баш авырту билгеләре белән узды. Тик иртә белән, температураны төшерә һәм авыртуны баса торган дарулардан соң, симптомнар юкка чыккан.
Тик табиблар теләсә нинди прививкадан соң да мондый симптомнар гадәти күренеш, дип кисәтә. Безнең хезмәткәрләр өчен вакцинаның икенче компоненты эзсез узар дип өметләнәбез. Өч атнадан аларның иммунитеты формалашачак.
Вакцинация ясатучыларга дәүләт хезмәтләре сайтында «COVID-19» дан вакцинация узу турында Сертификат булачак – әлеге мәгълүматлар икенче вакцинациядән соң кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев