Аксубай районыныда яңа урманнар үсәчәк
Аксубай урманчылары язгы сезон башыннан яңа үсентеләр булдыру буенча зур эш күләме башкардылар.
33 гектар мәйданда – урманнарны ясалма торгызу (дәүләт урман фондында куаклар утырту), 2,6 гектарда – урман үрчетү, 8 гектарда – табигый үстерү, 10,3 гектарда компенсация урманнарын торгызу эшләрен башкардылар.
Шулай ук 400 гектарда урман культураларына агротәрбия үткәрделәр, 60 гектарда урман культураларын өстәмә утырттылар. Участок урманчылыклары хезмәткәрләре 127 килограмм урман агачлары орлыгы әзерләгән. 0, 57 гектарда төрле агач токымнары орлыкларын чәчтеләр.
– 2021 елга дәүләт урман фондында 26,6 гектар мәйданда яңа үсентеләр булдыру планлаштырыла, – дип шәрехләде Аксубай урманчылыгы инженеры Марсель Моратшин. – Хәзерге вакытта участок урманчылыклары эшчеләре булачак утыртмалар өчен туфрак әзерләүгә кереште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев