Аксубай районының Урмандеево авылы кешеләре авыл тарихы турында яратып сөйли
Район Мәдәният йорты эшләтеп җибәргән «Минем авылым тарихы» видеопроекты ВК төркеменең күпсанлы язылучылары игътибарын үзенә җәлеп итә.
Мәдәният учаклары хезмәткәрләре әзерләгән һәр эш район авылларының үткәненә сәяхәтне хәтерләтә.
Урмандеево авыл мәдәният йорты коллективы туган авыл, төбәк тарихы турында искиткеч тасма төшергән. Авторлар видеоматериал төзүгә җентекле якын килгәннәр – аны авылның бүгенге тормышы турындагы сюжет ачып җибәрә, матур табигать кочагы, аның үзәгендә авылның борынгысы. Кадр артында Эдуард Ильин башкаруында күңелләргә үтеп керә торган җыр яңгырый.
Проектны эшләүчеләр, җирле туган як тарихын өйрәнүчеләрне дә җәлеп итеп, Урмандеево авылының барлыкка килү тарихын барлаганнар, тамаша кылучыларны авылда эшлекле мохит булдыручы кешеләр – авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнгән булдыклы фермерлар белән таныштыралар. Гомерләрен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган гади хезмәтчәннәр белән әөгәмә дә җанлы килеп чыккан.
Видеотасмада яңгыраган чуаш җырлары оста һәм яратып башкарыла. Урмандеево төбәге турындагы видеотасма бер генә тамашачыны да битараф калдырмый.
Фото: скриншот видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев