Аксубай районының православие динен тотучылары олы Пасханы бәйрәм иттеләр
Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Аксубай районының православие гыйбадәтханәләрендә Пасха гыйбадәтләре узды.
Аксубайның правослау динендәгеләре, район авылларыннан килгән, шәһәрләрдән кайткан якташлар бу төндә изге Феодосий Тотемский чиркәвенә килеп, Христосның яңадан терелүен бергәләп каршыларга, бу вакыйганың шатлыклы мизгелләрен бер-берсе белән уртаклашырга җыелдылар.
Сәгать төнге уникедә кыңгырау чыңы якты бәйрәм башлану турында хәбәр итте. Чиркәү хоры җырлары аерым атмосфера тудырды. Нәкъ төн уртасында кыңгыраулар чыңы һәм Пасха җырлары астында гыйбадәттә катнашучылар кулларында иконалар һәм кабызылган шәмнәр тотып, чиркәү тирәли әйләнделәр. Бу тантаналы йөреш Христосның яңадан терелүе турындагы яхшы хәбәрне гәүдәләндерә.
– Христос яңадан туды, - дигән мөһим сүзләрне яңгыратты Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев.
Феодосий Тотемский чиркәвендә олы Пасхага багышланган гыйбадәт иртәнгә кадәр дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев