Аксубай районының Иске Ильдеряк авылында чыршы уенчыклары бүләк иттеләр
Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чыршы уенчыклары бүләк итү буенча акция оештырдылар.
Урман гүзәлен бизәү өчен уенчыклар бүләк итү көне – ул үзенчәлекле, матур бәйрәм. Ул беркемне дә битараф калдырмый, шатлык һәм яңа ел кәефе алып килә.
Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда «Чыршы бәйрәменә уенчыклар бүләк итү» дигән акция оештырдылар. Алар яңа ел костюмнарыннан кулларына чыршы уенчыклары белән кәрзин алдылар һәм якынлашып килүче яңа ел котлаулары белән, аларны авыл кешеләренә бүләк иттеләр. Әлеге күренеш авыл халкына күпме шатлык, күтәренке кәеф алып килде. Ә бәйрәм уенчыкларын авыл мәдәният йорты каршындагы “Иҗатчылар” түгәрәгенә йөрүчеләр кул астында булган материаллардан ясаганнар.
Акцияне оештыручылар җирле балалар бакчасына да керделәр. Үз куллары белән эшләгән сюрпризларны сабыйларга да өләштеләр. Шуннан соң могҗизага һәм тылсымга ничек ышанмыйсың, ди инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев