Аксубай районының ике авыл җирлеге башлыгына Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычлары тапшырды
Республика көне алдыннан Татарстан башкаласының «Пирамида» МКК каршындагы мәйданда муниципаль берәмлек бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Анда Аксубай районының ике – Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгать Идиятуллин һәм Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Андрей Парфенов билгеләп үтелделәр.
ТР Президентыннан беренче котлауларны Аксубай районы делегациясен җитәкләгән район башлыгы Камил Гилманов кабул итте. «Муниципаль дәрәҗә – башкарма хакимият органнарында иң җаваплы дәрәҗә. Кешеләрне бәяләү сезнең абруегызда, сезнең халык белән мөнәсәбәтегездә чагыла. Республика һәм федераль дәрәҗәләр бу хисләрдән бераз ерак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургали улы.
Муниципалитетлар өчен бәйгеләр елга ике тапкыр оештырыла, муниципаль берәмлекләр составына кергән торак пунктлар һәм аларның район үзәгеннән (авыл җирлеге өчен) ераклыгына, бер кешегә торгызылган торак күләменә, урыннарда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программаларын тормышка ашыру темпларына һ.б. бәя бирелә.
–Авыл җирлекләре башлыклары өчен яңа машина – бу мобильлелек, бу халык мәсьәләләрен хәл итүдә оперативлык, – дип билгеләп үтте Аксубай районы башлыгы безнең хәбәрче белән әңгәмә вакытында. – Безнең муниципалитетларга ярдәм күрсәткәне өчен Рәстәм Миңнехановка рәхмәт әйтәсе килә. – Авыл җирлекләре башлыклары өчен автомобиль – ул халыкка хезмәт итә торган машина, гадәттә Аксубайга эш белән барганда район үзәгенә йомыш белән килүче халыкны алар утыртып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев