Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында язгы кыр эшләре кампаниясе башланды

Аксубай районы игенчеләре кыр эшләренә керештеләр.

«Актай» авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Николай Тихейкин үзенең «Туман» агрегатын көзге культураларны тукландыруга беренчеләрдән булып алып чыкты.

Ул – авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң нәтиҗәле эшчеләренең берсе. Аның үсемлекчелектә эшләү тәҗрибәсе зур. Николай Тихейкин терлек азыгы җитештерүдә яхшы нәтиҗәләргә иреште, ә 2020 елгы чәчү кампаниясе нәтиҗәләре буенча район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Районда көзге культураларны тукландыру – 16,8 мең гектар, күпьеллык үләннәрне тукландыру 10,2 мең гектар мәйданда башкарылырга тиеш.

 

Фото: "Актай" ҖЧҖ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев