Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында язгы чакырылыш төгәлләнде

2020 елгы язгы чакырылышта Аксубай районыннан Россия Кораллы Көчләре сафларына 40 егет китте.

Бүген Татвоенкоматның җыелу пунктына соңгы озату булды. Тантана җиңүче сугышчы һәйкәле янында узды.

– Сез дөрес эшләдегез, дусларыгыз артына качмадыгыз, бүген сез хезмәт итәргә, гражданлык бурычыгызны үтәргә китәсез һәм яңа техникага, заманча алымнар һәм хәрби коралларга ия Россия армиясен тәкъдим итәчәксез. Бер ел – күп вакыт түгел дип саныйм, аны намуслы һәм горурлык белән хезмәт итәргә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы армиягә чакырылучыларга.

Ул ата-аналарга балалар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм егетләрнең яхшы хезмәт итүләрен теләде, Уставны төгәл үтәргә һәм командирларны тыңларга дигән фатихаларын җиткерде.

– Шунысы сөенечле, Аксубай районында бер генә армиядән качып йөрүче дә юк, – дип билгеләп үтте ТР буенча Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов. – Барысы да бүген хезмәт итү кирәклеген яхшы аңлыйлар, барыннан да элек, сез – Ватанны саклаучылар буларак кына түгел, бу шулай ук сезнең изге бурычыгыз да, икенчедән – имин киләчәк өчен дә, чөнки хәрби хезмәт һәм хәрби билет сезнең алда бик күп юллар ача.

Хәрби хезмәткә алынучыларны солдатка өченче тапкыр инде иртә таңнан Җиңүче-сугышчы һәм Мәңгелек ут монументы яныннан озаттылар, бүген тагын бер традициягә нигез салынды – призывниклар һәм район җитәкчелеге һәйкәлгә кызыл канәфер чәчәкләре салдылар – бу чәчкәләр сугыш елларында солдатларның батырлыгын, ныклыгын һәм авырлыкларны җиңүен гәүдәләндерә.

Бүгенге хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында Аксубайдан Данила Жарков, Артем Варфоламеев, Алексей Лизунов, Яңа Ибрайдан Марат Гыйззәтуллин, Яңа Кармәт авыл җирлегеннән Разил Мирзин, Урмандеево авыл җирлегеннән Егор Никитин, Иске Үзи авыл җирлегеннән Дмитрий Чернов бар.
Кораллы Көчләр сафларына озату тантанасы истәлеге итеп, һәр призывник район исеменнән кул сәгатьләре алды.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев