Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшәүче тагын бер хатын-кыз 90 яшьлек гомер чиген узды.

Анна Тимофеевна Перепелкина тормышында мөһим һәм әһәмиятле бәйрәмне билгеләп үтте.

Ул 1931 елның 25 ноябрендә Покровка поселогында дөньяга килә. Бу торак пункт хәзер картада юк инде. Авыл турында белешмәлекләрдә соңгы язма 1992 елда билгеләнгән. Яшьләр авылдан шәһәргә киткәч, ә өлкәннәрне якыннары үзләре янына алгач, Покровка бушап кала. Анна Тимофеевна да, үз йортыннан чыгып, Иске Мокшино авылында яши башлый.

Ун яшендә ул сугышның нәрсә икәнен белә. Әтисе һәм абыйсы фронтка үз теләкләре белән китәләр. Өйдә әниләре өч кыз бала белән кала. Яшь кыз алны-ялны белми басуда, ындыр табагында хезмәт куя. Көн саен әтисе белән абыйсы сугыштан кайтырлар да, тормышлар җиңеләер, дип ышанып көтә.

– Алар сугыш тәмамланганнан соң бер ел узгач кайттылар. Аларны исән-сау күрү – нинди зур бәхет иде! Без, балалар хәтерендә бу иң шатлыклы вакыйга булып истә калды. Күз яшьләре елга булып акты, – дип искә алды юбиляр.

Чыннан да, өйдә барлык якыннар һәм туганнар җыелганда, яшәү җиңелрәк була. Анна Тимофеевна, сугыштан соңгы авыр чорга карамастан, ир-ат кулы, таяныч булганда эшләр алга китте, дип сөйләде.

1957 елда язмыш аны Владимир Перепелкин белән бәйли. Алар гаилә коралар. Ире гомере буе ат караучы булып эшли. Ул Анна Тимофеевна өчен ышанычлы ир, ныклы терәк була. Перепелкиннар иңгә-иң куеп, 54 ел бергә тату гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, ире 2011 елда бакыйлыкка күчкән. Шул вакыттан бирле юбиляр үзенең туганы Валентина Голикова белән яши.

Анна Тимофеевна – хезмәт сөючән хатын. Ул башта колхозда, аннары совхозда тегермәндә эшли. 1986 елда лаеклы ялга чыга. Олы яшьтә булса да, ул көчле рухлы булып кала, физик хезмәт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Якыннары әбекәйнең барыннан да иртәрәк уянуын һәм өй эшләре белән шөгыльләнүен сөйләделәр. Кышкы чорда, беркемнән дә ярдәм көтеп тормый, кулына көрәк алып ишегалдын кардан чистарта.

– Ул безне һәрчак елмаеп, җылы каршы ала, – диде үзенең яраткан апасын котларга килгән Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина. – Без аны барыбыз да яратабыз, кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Чөнки ул – безнең гаиләнең ак әбисе.

Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов та котлады. Ул аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын укыды, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

– Ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, матур картлык телим, алдагы көннәрдә дә якыннарыгыз белән туган көн бәйрәмнәрен кабат-кабат билгеләп үтәргә язсын. Якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәгез, – дип теләде районнан килгән кунак.

Бу көнне Анна Тимофеевна юбилее уңаеннан җылы тәбрикләүләр кабул итте, якыннарының янәшәдә булуына ихлас шатланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев