Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында яшәүче Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Ибн Фадлан» фильмын төшерүдә катнашкан

Интернетта кастинг турындагы мәгълүматны күреп, ул, озак уйлап тормыйча, шул ук вакытта үзен төшерүгә чакырачакларына өметләнмичә, үзе турында мәгълүматлар юллый. Әмма бераздан, кино төшерүчеләр аңа шалтыратып, катнашу турында килешәләр.

Фәнис Низамов – күпкырлы, иҗади, кызыклы кеше. Ул Яңа Дума мәдәният йортында эшли, аны Аксубай районы тамашачылары да, аның чикләрендә дә аны якты шәхес: эстрада җырларын шәп башкаручы, биюче, театр сөюче буларак беләләр. Ул дин тарихында белемгә ия, район мөхтәсибенең дәгъват буенча ярдәмчесе булып тора. Кеше буларак – игелекле, позитив.

Казанда Идел Болгарстанында рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Ислам динен кабул итү мизгелләре төшерелде. Төшерү көннәре мавыктыргыч узган: башкаручыларның Идел буе Болгарстаны халыкларының сәхнә костюмнары, төшерү мәйданчыгының узган гасырлар рухында бизәлеше – тарихи мохит тудырган.

– Мин крестьян ролен башкардым һәм аңа шулкадәр кереп киттем ки, шул чорда яшим, барысы да чынбарлык күк тоелды, – дип сөйли Фәнис Харис улы. – Тарихи мизгелләрне яңадан торгызганда, без ханны сәламләдек, мактадык.

Төшкән вакытта чуаш телендә дә әйтергә кирәк була. Фәнис Низамов бу бурычны да уңышлы үти.

– Әлеге фильмга төшкәндә мин үзем өчен бик күп яңалыклар ачтым, – ди артист. – Картинада катнаша алу мөмкинлеге тууына, туган төбәкнең үткәне белән таныша алуым, ул чор мохитен тоя алуым белән бәхетлемен.

Фото: Фәнис Низамовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев