Аксубай районында Троицаны билгеләп үттеләр
Сабан туеның төп мәдәни программасы тәмамланганнан соң, тантанада катнашучылар тематик мәйданчыкларның эшләре белән таныштылар.
Иртәдән үк бәйрәм мәйданы төрле тема буенча мәйданчыкларга бүленде. Шахмат сөючеләр уңайлы беседкада урын алды: яшь шахматчылар һәм уен осталары, мәйданның төрле почмакларыннан яңгыраган тавышка, музыкага игътибар итмичә, интеллектуаль ярышка чумдылар.
Кунакларны музей ишегалдында җылы каршы алдылар. Музей хезмәткәрләре милли ризыклардан авыз итәргә, крестьян көнкүреше, «Озарение» иҗат берләшмәсенең кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырга тәкъдим иттеләр. Парланырга теләүчеләр өчен мунча ягылган, яңа каен себеркеләре әзерләнгән иде, ә элекке елларны искә алырга теләүчеләр кул пычкысы белән утын кисеп, кәефләрен күтәрделәр.
Татар милли Сабан туен һәм «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәмен үткәрү кысаларында, китап сөючеләрне «Китапханә йорты» үзенә чакырды. Китапханәчеләр киң программа тәкъдим иттеләр: ачык микрофон (һәркем яраткан шигырьләрен укый алды), «Хәреф анти-кафесы», «Иске сандык серләре» яшьләр проекты презентациясе (аны ачып, ата-бабаларыбызның тормыш һәм мәдәни традицияләре турында белергә мөмкин иде), “Зирәклек хәзинәсе, ребуслар чиш” интерактив уены, балалар өчен «Халык әкиятләре геройлары» арт-студиясе, Туган якны өйрәнү әдәбияты, шулай ук якташ язучыларның әсәрләре тәкъдим ителгән «Туган ягым – син җыр да, риваять тә» дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшләде.
Кунаклар рус чәй йорты, татар коймагы йорты, чуаш кунакчыллыгы йорты, «Борынгы Славутница серләре» арт-терапия студиясе һәм «Горница- узорница» халык һөнәрләре студиясендә рәхәтләнеп булдылар. Сый-хөрмәт белән сыйландылар, кул эшләре осталары ясаган эшләнмәләргә сокландылар. Бу вакытта кече сәхнәдә Троица күңел ачулары башланып китте.
– Безнең мәйданда өч зур һәм әһәмиятле бәйрәм уза, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – 24 ел рәттән без Троицаны бергә билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм елдан-ел көлач ала бара. Ул җәй килүен символлаштыра. Сезне чын күңелдән Троица бәйрәме белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек телим!
Йоланы үтәп, бәйрәм кунакларын сәхнәдә себерке белән җилпеделәр. Аларның һәркайсы борынгы гореф-гадәт буенча, каенга теләк әйтеп тасма бәйләде. Тиздән бу каен зур әйлән-бәйлән үзәгенә әверелде, аларга үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да кушылды, рус җырлары яңгырады, әйлән-бәйлән йөзләгән кешенең сокланулы карашы астында акрын гына барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев