Аксубай районында техник карау старт алды
1 апрельдән Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау башланды.
Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов «Волга-Селект» ҖЧҖдә тикшерү белән булдылар.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә техник карауга 30 берәмлек техника– төрле маркадагы тракторлар тәкъдим ителде, белгечләр аларны барлык критерийлар буенча тикшерде. Тәкъдим ителгән барлык техника да техник карауны уңышлы узды. Белгечләр тракторларның техник торышына яхшы бәя бирделәр, янгынга каршы кирәкле җиһазлар, аптечкалар, авария тукталышы билгеләре, механизаторларда яктылыкны кире кайтара торган жилетлары булуны билгеләп үттеләр. Болар барысы да ахыр чиктә техникаларны эксплуатацияләгәндә иминлекне тәэмин итә. Техник карау барышында ачыкланган җитешсезлекләрне якын арада бетерү бурычы куелды.
Тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау районда билгеләнгән график буенча дәвам ителәчәк.
5 апрельдә техник карау «Аксу Агро» ҖЧҖдә,
6 апрельдә – «АФ Актай» ҖЧҖ җитештерү предприятиесендә,
7 апрельдә – «Аксу Агро» АФның «Мюд» бүлекчәсендә,
8 апрельдә – «Аксубай» АФда,
9 апрельдә – «Агрораздолье» ҖЧҖдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев