Аксубай районында шашка турнирын фронтовик Филипп Мазилин истәлегенә багышладылар
Рус Кармәте мәктәбендә Бөек Ватан сугышы герое Филипп Мазилин истәлегенә багышланган шашка турниры булып узды.
Бу авылда фашистларга каршы көрәштә башларын салган барлык авылдашларын искә алалар. 1942 елда сугышка киткән, дошманга каршы аяусыз көрәшкән һәм, Александр Матросовның батырлыгын кабатлап, 1944 елның мартында һәлак булган Филипп Мазилин турындагы тарих барысына да мәгълүм. Аның истәлегенә багышланган турнирда авыл балалары белән бергә, яңа ел каникулларында туганнарына кайткан кунаклар да зур кызыксыну белән катнашты.
Интеллектуаль уен башлану турында игълан итәр алдыннан ярышларда катнашучыларны белем бирү учреждениесе җитәкчесе Мансур Сөләйманов сәламләде. Шашкачылар белән очрашуга легендар якташыбызның оныгы -Валентина Лаврентьева килде. Ул балаларга үзенең бабасы турында сөйләде. Яшь аудитория аның составында ул да булган район деегациясенең Филипп Мазилин һәлак булган урынга – Белоруссиянең Гомель өлкәсенә баруы турында сөйләвен аеруча зур дулкынлану белән тыңлады.
- Филипп Мазилин һәм миллионлаган совет солдаты, без бәхетле яшәсен өчен, дошман белән көрәшеп, һәлак булды, – дип ассызыклады ул. – Һәм без алар хәтеренә лаеклы булырга тиеш.
Ул сәяхәттән алып кайткан фоторәсемнәрне, альбомнарны күрсәтте, Белоруссиядә Мазилин батырлыгын хәтерлиләр, дип сөйләде.
Ярышларда катнашучыларны җирле Совет депутаты, турнирның инициаторы һәм иганәчесе Алексей Буранов сәламләде.
Ярышлар бер сәгатьтән артык барды. Балалар бөтен игътибарларын биреп уйладылар. Кабинетларда тынлык хөкем сөрде. Балаларның дулкынлануы сизелде.
Һәм менә ярышларның баш хөкемдары Сәлихҗан Сабиров нәтиҗә ясады: 2-4 сыйныф кызлары арасында 1 урынны – Валерия Козлова, 2 урынны – Дарья Тимофеева, 3 урынны – Полина Ильина; 5-9 сыйныф укучылары арасында: 1 урынны – Карина Коврякова, 2 урынны – Татьяна Лаврентьева, 3 урынны Надежда Кәшәфетдинова алды. 1-2 сыйныф укучылары арасында призлы 1 урынны – Денис Захаров, 2 урынны – Инсаф Гарифуллин яулады. 3-5 сыйныф малайлар арасында: 1 урында – Иван Тимофеев, 2 урында – Альберт Кәшәфетдинов, 3 урында – Артем Латыйпов. 7-8 сыйныф малайлары арасында: 1 урында – Данила Тимофеев, 2 урында – Кирилл Захаров, 3 урында – Никита Шалашов. 10-11нче сыйныф укучылары арасында Родион Муллин җиңүче булды, икенче призер – Марсель Кәшәфетдинов, өченче – Александр Шувалов.
Призерларны бүләкләү тантаналы шартларда узды. Алексей Буранов катнашучыларның һәркайсына грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев