Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Сабан туе бәйрәме кысаларында спорт чаралары узды

Бер үк вакытта берничә мәйданчыкта төрле спорт төрләре буенча ярышлар барды.

Сабан туе ипподромы ат спорты ярышларын яратучыларны җыйды. Ат чабышларын тиешле дәрәҗәдә уздыруга хәтта көчле яңгыр да киртә була алмады. 

Параллель рәвештә «Демография» федераль проектының «Спорт – тормыш нормасы» милли проекты кысаларында төзелгән яңа мәйданчыкта футбол буенча ярышлар барды. Футбол кырында ике команда - «Сокол» һәм «Аксу» җыелма командалары очршты. 

Сабан туена районның иң яхшы волейболчылары да килде. Алар уйнаган мәйданчыкта да киеренке мохит трды. 

Билбау көрәше, гер күтәрү һәм армспорт ярышлары да җәлеп итү үзәгенә әверелде. Катаншучылар тирәсендә күп санлы тамашачылар һәм җанатарлар җыелды. 

Бер генә ярыш та азартсыз узмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев