Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында республика парламентының яңа составы өчен тавыш бирү лидерлары билгеләнде

Республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутатлык мандатларына сигез сәяси партиядән, шулай ук үзләрен-үзләре күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар тавыш бирүчеләрнең күпләп килүе белән уза. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Аксубай районында сайлау участоклары ябылуга кадәр төгәл дүрт сәгать вакыт бар.

Аксубай районында тавыш бирү лидерлары билгеле булды. Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 92 проценты килүе турында Киса, 91 процент - Емелькино, 86 процент - Кызыл Тау, 82 процент - Баланда, 77 процент - Кәкре Күл сайлау участоклары рапорт бирде. 

Түбән Баланданың 605 нче сайлау участогы җәмәгать күзәтүчесе Татьяна Воронина билгеләп үткәнчә, Бердәм тавыш бирү көне аларның участогында тәртип бозуларсыз уза. 

Искә төшерәбез, бүген республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутатлык мандатларына сигез сәяси партиядән, шулай ук үзләрен-үзләре күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар тавыш бирүчеләрнең күпләп килүе белән уза. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев