Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Республика көнен яңа объектлар ачылу белән каршы алачаклар

Татарстан Республикасының төп бәйрәме алдыннан районда инфраструктура һәм социаль өлкә объектларын төзү һәм ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә.

Бүген район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов үзәк урамнар буйлап уздылар, Аксубай универсаль технологияләр техникумында, район үзәгендәге 3 нче мәктәптә, төзелә торган объектларда булдылар һәм Рәис Беляев һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Аксубайның чәчәк атуы – гражданнарның казанышы

Кунакның район белән танышуы аның истәлекле урыннарыннан башланды.

Район башлыгы һәм мәртәбәле кунак үзәк Ленин урамы, Геройлар аллеясы буйлап уздылар.

– Республика һәм муниципаль программалар ярдәмендә районда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге көндә аксубайлыларның ял итү урыннары бар – парклар һәм скверлар, хәтта яңа микрорайоннарда да балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзелде, – дип билгеләп үтте кунак белән аралашканда район башлыгы Камил Гилманов. – Җиңүнең 75 еллыгына бистәнең үзәк паркында Азат итүче сугышчыга монумент куелды.

Аксубайлыларның төп горурлыгы – урам һәм административ биналар тирәлеге чәчәкләргә күмелгән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, аксубайлыларның менталитеты – ул матурлык тудырып, районны бизәү.

Техникум – туган йорт

Аксубай универсаль технологияләр техникумы яңа уку елына шәһәр уку йортларына караганда да яхшырак әзерләнгән.

Район башлыгы Камил Гилманов ТАССРның йөз еллык тарихында техникумның нинди роль уйнавын билгеләп үтте – нәкъ менә ул безнең, авыл хуҗалыгы районы өчен кадрлар әзерли.

Техникум директоры Фәрхат Аюпов ишек төбеннән алып спорт залына кадәр евроремонт үткәрелгән уку йорты буйлап экскурсия үткәрде. Шул ук вакытта ул укучыларның уңышлары, шул исәптән эшче һөнәрләр чемпионаты турында сөйләде.

Сүз уңаенда, техникум укучылары анда гына катнашмадылар. Уку йорты базасында Республика фәнни-гамәли конференциясе узды, анда техникумның мөгаллимнәр коллективы WorldSkills чемпионатына әзерлек шартларында белем алучы һөнәри компетенцияләрне формалаштыру ысуллары белән уртаклашты. Студентларны эшче һөнәрләргә әзерләү өчен остаханәләр белән җиһазландырылган яңа кабинетлар белән бергә биредә студентларның теоретик һәм практик әзерлеге өчен барлык шартлар да тудырылган.

Бу гына да түгел, чит район-шәһәрләрдән килгән егетләр һәм кызлар монда үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, техникумда Студентлар йорты дип йөртелә торган тулай торакта да бөтен шартлар тудырылган. Әлеге уңайдан кунакларның да фикере бер булды.

– Директорның техникум турында очкынланып сөйләвеннән күренгәнчә, биредә барысы да балаларны яратып эшләнгән, уку йортыннан чын һөнәр ияләре чыксын өчен укытучылар коллективы да барысын да эшли, – дип билгеләп үтте Олег Морозов.

Объектлар төзелә, хәтер саклана

Мазилин урамындагы сквер төзелеше мәйданчыгында эш кайный иде. Район башлыгы Камил Гилманов Олег Морозовка Республика көненә Аксубайда тапшырылачак тагын бер төзелеш объектын, шулай ук берничә ел дәвамында төзекләндерү эшләре алып барылган Мазилин урамын күрсәтте.

Биредә шулай ук авыл территорияләрен үстерү, шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә һәм торак пунктларда иҗтимаги киңлекләрне төзекләндерү турында да сүз булды. Районда быелгысы елда гына да объектлар төзү һәм ремонтлау буенча 32 программа эшли.

–Районда төзелә торган барлык объектлар – аның халкы, балалар, яшьләр өчен, без инфраструктураны район үзәгендә генә түгел, авылларда да үстерәбез, ачык спорт, волейбол, футбол мәйданчыклары гына түгел, тренажерлар да төзибез, – дип ассызыклады район башлыгы. – Шуның белән бергә яшьләрне спорт белән генә түгел, ә рухи яктан да бай итәргә тырышабыз.

Узган ел район үзәгенең 3 нче мәктәбе янында дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, якташыбыз Рәис Беляевка һәйкәл куелды. Олег Морозов Рәис Кыям улы белән шәхсән таныш булган, һәм аның ни дәрәҗәдә гади һәм кешелекле булуын искә төшерде. Республика улына хөрмәт йөзеннән Камил Гилманов һәм Олег Морозов Рәис Беляев һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.

Районга сәфәре ахырында кунак бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу 3 нче мәктәптә узды.

Очрашу барышында Олег Морозов, Татарстан, һичшиксез, Россия төбәкләре арасында икътисад һәм төзелешнең күп кенә тармаклары буенча лидер, дип ассызыклады.

– Бүген мин Камил Камал улының район, аның халкы турында ничек яратып сөйләвен тыңладым, – диде ул. – Теләсә кайсы субъектның төп көче – ул анда яшәүче кешеләр. Алар ярдәмендә авылларыбыз һәм шәһәрләребез чәчәк ата. Мондый битараф булмаган кешеләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев