Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Раштуаны бәйрәм итәләр

6нчы гыйнвардан 7нче гыйнварга каршы төндә Аксубай районының православие гыйбадәт йортларында Раштуа бәйрәменә багышланган бәйрәм гыйбадәтләре узды.

Аксубайның Феодосий Тотемский исемендәге чиркәвендә дә бәйрәм гыйбадәте узды. Төнге литургиягә православие динендәгеләр шактый җыелган иде. Алар арасында Аксубайда яшәүчеләр дә, район кунаклары да, Изге Раштуа бәйрәме шатлыгын уртаклашырга һәм бергә гыйбадәт кылырга теләгән якташлар да бар иде. Гыйбадәтханә бинасы бәйрәмчә бизәлгән иде. Раштуа литургиясен матур вокал белән алып бару чиркәүдә аеруча дулкынландыргыч мохит тудыра. 

Аксубай районы благочинные, Изге Феодосий Тотемский чиркәве башлыгы Александр Качаев Раштуа гыйбадәтеннән соң изге гыйбадәт кылуда катнашучылар алдында Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кириллның һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның архипастырьларга, пастырьларга, Татарстан митрополиясе монахларына һәм миряннарына Раштуа юлламасын укыды. 

Изге литургия тәмамлангач, гыйбадәтханә башлыгы дин тотучыларны Бөек Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлады. 

– Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә, игелекле башлангычларыгызда уңышлар һәм изге эшләрдә Аллаһының ярдәмен телим, – диде ул. – Раштуа шатлыгы һәр йортка, һәр гаиләгә керсен һәм йөрәкләребезне изге мәхәббәт җылысы белән җылытсын. 

Аксубай православие чиркәвендә традиция буенча Раштуа бәйрәменә Иисус Христосның дөньяга килү сере сурәтләнгән кардан чатыр ясаганнар. Ул барлык изге көннәр дәвамында ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев