Аксубай районында музыкаль кичәләр уза
Бию мәйданчыкларында яшьләр дә, өченче буын вәкилләре дә җыела.
Әле 15-20 ел элек кенә яшьләр өчен дискотекалар үткәрелә иде. 30-35 яшьтән өлкәнрәкләр авыл клубларында, район мәдәният йортында музыкаль кичәләрнең ничек узуын хәтерли. Кызганычка каршы, вакытлар узу белән аларны үткәрүдән туктадылар.
ВКонтакте социаль челтәрендә яшьләр фикер алышуны башлап җибәрделәр, анда иске традицияне яңартуларын үтенделәр. Аларның тәкъдимен мәдәният хезмәткәрләре хуплады. Һәм менә һәр җомгада инде ай дәвамында бию дискотекалары уза. Энергияле һәм күңелле яшьләр үзәк паркта ял итәргә, популяр хитларны тыңларга һәм биергә җыела. Бию кичәләре 22 һәм 29 июльдә узачак. Башлана 21.00 сәгатьтә.
Кызганычка каршы, әмма барысының да кушылырга мөмкинлеге юк. Моның төрле сәбәпләре бар. Әмма бу беркемне дә туктатмый. Мәсәлән, Федоровка интернат-йорты белгечләре учреждение территориясендә тәрбияләнүчеләр өчен дискотека оештырырга булганнар. «Авыру – хөкем карары түгел» дигән девиз астында узган «Кемгә – 50 яшь» дигән бәйрәмгә район үзәгендә уздырыла торган җәйге дискотекаларга караганда да күбрәк кеше җыелган иде. Дәвалау физкультурасы буенча инструктор Гөлгенә Җамалиева кичәне җиңел гимнастика белән башлап җибәрде, ә мәдәни ялны оештыручы Лилия Лукина очрашуны күңелләргә үтеп керә торган җырлар астында биюләр белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев