Аксубай районында хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә керешергә әзер
Районда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 ел сезонына әзерлеге буенча смотр-конкурс узды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлек азыгы әзерләү эшләренә керешүгә әзерлеген махсус комиссия бәяләде. Аның составында ТР Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы - ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Гостехнадзорның район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, терлекчелек буенча консультант Усман Нигъмәтуллин эшләде.
Экспертларны азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының, үз йөрешле чапкычларның торышы, терлек азыгы әзерлә эшләре барышында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, игенчелек буенча чараларның үтәлеше, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында терлекчелек фермаларының эш торышы – азыксаклагычларның әзерлеге кызыксындырды.
Бәяләү комиссиясе беренче булып «Аксубай» агрофирмасының үзәк базасында булды. Менә-менә терлек азыгы әзерләү эшләренә керешүче техника әзерлек линейкасына куелган иде.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Әсхат Габдуллин игенчелектәге хәлләр белән таныштырды, азыклар әзерләү планнары турында сөйләде. Быел ике азык җыю отряды оештырырга планлаштыралар, алар һәр бүлекчәдә үзәкләштереп эшләячәк.
Механизаторлар техникалар эшен күрсәттеләр, авыл хуҗалыгы машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләүгә үзенчәлекле тест уздылар.
– Сезнең алда зур бурыч тора – терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, – дип ассызыклады Алмаз Хисаметдинов. – Сез тәҗрибәле, үз эшен оста белүче хезмәтчәннәр, бурычны тиешенчә башкарып чыгарсыз дип ышанам. Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар телим. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне саклагыз, һәм ярдәм кирәк булганда, бер-берегезгә карата игътибарлы булыгыз, – дигән теләкләрен җиткерде республиканың баш ветеринария инспекторы.
Комиссия «Актай» ҖЧҖнең үзәк базасында булды, техник чараларның алдагы “яшел уракка” әзерлек дәрәҗәсенә уңай бәя бирде. Техникалар бик үк яңа булмаса да, механизаторлар аларны печән өстенә ышанычлы итеп ремонтладылар. Һәм монда да, әйтергә кирәк, бүләк иясен тапты – техникаларны терлек азыгы әзерләү эшләренә әзерләгән игенчеләр арасында чәчү эшләре буенча районның алдынгы кыр батырларының берсе Александр Горбатов бар икән. Тантаналы мизгелдә Алмаз Хисаметдинов, уңган игенчегә эшендә уңышлар теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Комиссия Ильяс Сөләйманов КФХсында булды, кыр арсеналын карады, азык әзерләү сезонына әзерлек буенча эшкә бәя бирде. Шулай ук делегация «Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында булды – терлекләрне ашату, асрау шартлары, сенаж чокырларын әзерләү барышы белән танышты.
«Аксу Агро»ның азык җыю техникасы тикшерүгә кадәр үк печән чабу чорына әзер иде һәм бүген ул кырда эшли. Азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2021 ел сезонына әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия ООО «Аксу Агро» ҖЧҖне иң яхшы дип таныды. АФ «Аксубай» АФ, «Раздолье» ҖЧҖдә шулай ук югары балларга лаек булды. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Ильяс Сөләйманов КФХсы билгеләп үтелде.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев