Аксубай районында кешеләрне коткардылар
Бөтенроссия гражданнар оборонасы өйрәнүләре кысаларында Аксубай районында тормыш тәэмин итү хезмәтләре эшләрен җәелдерде.
Һава торышы начар булу сәбәпле, Аксубай районында “бөке” барлыкка килде – берничә автомобиль һәм рейс автобусы “кар хакимлегендә” калды.
”Коткару “ шәһәрчеге Сабантуй мәйданы артындагы аланчыкта җәелде. Монда янгын сүндерүчеләр-коткаручылар, юл эшчеләре, медиклар, хәтта юл өстендә җылыну, туклану һәм әйберләр белән тәэмин итү пункты, юл эшчеләре, медиклар, полиция хезмәткәрләре урнашты.
Һәр хезмәтнең әзерлеген район башлыгы Камил Гилманов, районның гражданнар оборонасы җитәкчесе Анатолий Горбунов шәхсән тикшерделәр.
– Минем белән дә мондый хәл килеп чыккан иде, ярдәм таләп ителде. Чынлыкта кар әсирлегендә булу бик куркыныч. Шуңа күрә безнең хезмәтләр гадәттән тыш хәлгә һәрвакыт әзер булырга тиеш, ә бүген алар тулы әзерлектә булуларын күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алдында районның гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүгә әзерлеге турында янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы эчке хезмәт майоры Руслан Ибляминов җавап тотты.
– Район территориясендә табигый яки кеше факторлары аркасында тоткарлык килеп чыгу ихтималы булган өч участок бар, – дип билгеләп үтте баш коткаручы. Әлеге юллар буенча газ һәм нефть үткәргече узмый, ә участоклар районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү хезмәтләренең ышанычлы капламасы астында, дип тә өстәде ул.
Гадәттән тыш хәл булган очракта, бәла-казадан зыян күргән кешеләр якындагы мәдәният йортларында һәм мәктәпләрдә урнаштырылачак. Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә 80нән артык кеше һәм 20дән артык техника җәлеп ителәчәк. Бу юлы “кар әсирлеге”ннән 299 кеше коткарылды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе тормышны тәэмин итү хезмәтләренең гамәлләренә һәм аларның хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлегенә яхшы бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев