Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында иминлек турында сөйләштеләр

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында район территориясендә җәмәгать иминлеген көчәйтү, террористик һәм экстремаль гамәлләрне профилактикалау турында фикер алыштылар.

Алар алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек һәм үткәрүгә, Республика көненә, Белем көненә кагылды. Утырышта районда оператив хәл турында сөйләштеләр, шул исәптән террочылык һәм экстремизмга кагылышлы да. Белем бирү учреждениеләренең янгын иминлеге, террорчыларга каршы сакланышы, аларның яңа уку елына әзерлеге, конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр турында әңгәмә кордылар.

Интернет челтәрләрен экстремистик материалларны ачыклау буенча мониторинглауга, шулай ук радикаль яшьләр, социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәрдә катнашучылар мохитендә профилактик эшләрне камилләштерү торышына да аерым басым ясалды. 

“2017-2020 елларга Аксубай муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау” муниципаль программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2019 елның 1 яртыеллык йомгаклары буенча Комплекслы планны үтәү турында фикер алышу көн тәртибенең соңгы мәсьәләсе булды. «Экстремизмга-Юк!» айлыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев