Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Федоровка интернат-йортына «Ярдәм кулы» сузылды

«Ярдәм кулы» республика иҗтимагый оешмасы Федоровка интернат-йортында «Игелек кыл» хәйрия проектын тормышка ашырды.

Социаль учреждениегә ярты миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Кыска гына вакыт эчендә «Ярдәм кулы» республика иҗтимагый оешмасы хәйриячеләре биналарны танымаслык итеп төзекләндергәннәр. Биредә хромланган торбалар урнаштырганнар һәм түшәм ширмалары белән бинаны зоналарга бүлгәннәр, тәрәзәләргә рулон пәрдәләре эленгән, җәй көне алар аеруча да кирәк. Моннан тыш, һәркем үзе кабыза һәм сүндерә алсын өчен, караватлар янында яктырткычлар урнаштырылган. Ә хәйриячеләр оешмага ике планшет һәм урын өстендә яткан авыруларны карау өчен махсус чаралар бүләк иткәннәр.

– «Ярдәм кулы» иҗтимагый оешмасы белән очрашудан алган хис-тойгыларны «рәхмәт» сүзләренә генә сыйдыру мөмкин түгел. «Игелек кыл» проектын тормышка ашыру өчен безнең хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәү шартларын яхшырту максатыннан Федоровка интернат-йортын сайлаган өчен аларга чын күңелдән рәхмәтлебез, – дип уртаклашты өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты директоры Надежда Никитина. – Барлык яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр эштән канәгать калды – биналар өйдәге кебек якты, уңайлы булды. Хәйриячеләргә игелекле эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев