Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды

Авария Кузайкино-Нурлат автоюлында килеп чыккан.

Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек «Рено Сандеро» автомобиле йөртүчесе 23 декабрьдә иртән Нурлат ягына таба барганда, каршы хәрәкәт итү ягына чыгып, башта «Шкода», аннары «Фольксваген» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Рено» йөртүчесе, «Шкода» йөртүчесе һәм пассажиры Чистай район үзәк хастаханәсенә озатыла, икесен, караганнан соң, өйләренә озаталар.

– Кышкы чорда юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Хәтта күп кар яуган вакытта юл өслегенә күп күләмдә сибелгән реагентлар да тәгәрмәчләрнең асфальтта ныклы тәгәрәвен тәэмин итми. Һава температурасының уйнап торуы машина йөртүчеләр файдасына түгел, алар югары дымлылык булганда юлны шугалакка әйләндерәләр. Шуңа күрә автомобильдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә – тизлекне арттырмаска, дистанцияне үтәргә һәм игътибарлы булырга кирәк, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев