Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында бәйрәмнәр булачак, әмма Роспотребнадзор күзәтүе астында

Районда Яңа ел бәйрәмнәре ковидка каршы чараларны үтәп оештырылырга тиеш.

Бу хакта Роспотребнадзор белгече Гүзәл Исмәгыйлова хәбәр итте.

– Без инде белем бирү, мәдәният учреждениеләренә һәм бәйрәм чараларын оештыручыларга үз таләпләребезне җиткердек. Чаралар уздырган вакытта ябык бинада залның тулыланышы 50 проценттан артмаска тиеш, ябык типтагы бактерицид лампа булу зарур. Кергәндә термометрияне, дистанцияне һәм, әлбәттә инде, кулларны эшкәртүне һәм маска режимын үтәү шарт булып тора, – дип искәртте белгеч.

erid: 2Vtzqw6pLty

Район мәктәпләрендә яңа ел чыршыларын – һәр сыйныф өчен, балалар бакчаларында һәр төркем өчен аерым оештыралар. Балалар бакчаларына утренникларга ата-аналарның керүе рөхсәт ителә, тик Роспотребнадзор таләпләрен үтәү буенча бөтен җаваплылык һәм коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау турыдан-туры учреждениегә йөкләнә. Шул ук вакытта чарага QR-код булганда ата-ананың берсенә керү рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев