Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Бердәм дәүләт имтиханнарын 102 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырырга тиеш булган, ә чынлыкта 69 укучы сынау узган

БДИ-2020 турында кыскача

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры узды. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтә. Җиде фән буенча нәтиҗәләр БДИның рәсми порталында басылып чыккан инде. Җәмгыять белеме, химия, биология һәм чит телләр буенча нәтиҗәләр 30 июльдән 2 августка кадәр билгеле булачак. БДИ тапшыруның икенче дулкыны 3 августта башланачак. Ул 8 числога кадәр дәвам итәчәк.


Район үзәгенең 3 нче мәктәбе санитар нормаларны үтәп, имтихан үткәрү бурычын уңышлы үтәде. Һәр имтихан тапшыру көне алдыннан учреждениедә йогышсызландыру чаралары үткәрелде. Имтихан барышында һәр 2,5 сәгать саен ишек тоткалары һәм гомуми кулланылыштагы предметлар эшкәртелде.


Мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Рәмзия Зәйдуллина сүзләренә караганда, кайбер фәннәр буенча имтихан билгеләре узган елга караганда югарырак. Аерым алганда, рус теле һәм тарих буенча нәтиҗәләр алдагы ел белән чагыштырганда югарырак булса, математика, физика, информатика һәм ИКТ буенча сынау күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Рус теле буенча иң югары нәтиҗә – 98 балл (Аксубайның 2 нче урта мәктәбендә, укытучысы Флера Вафина), математика буенча 84 балл (Иске Тимошкино урта мәктәбендә, укытучысы Зинаида Харитонова). Бүгенге көндә 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары юк.


Имтиханнар гадәттәгечә иртәнге сәгать 10да башланды. Аларның дәвамлыгы төрле иде: математика, әдәбият, физика, тарих, информатика һәм җәмгыять белеменнән сынау тапшыруга иң күп вакыт бирелде. Биремнәрне үтәүгә 3 сәгать 55 минут билгеләнде. Химия, биология һәм рус теленә – 3 сәгать ярым. География һәм чит телләрнең язма өлешенә бирелгән вакыт 3 сәгать тәшкил итте.
Быел чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханны "икеле"дән яхшырак билгегә кабат тапшыру мөмкинлеге бирелми. Җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган, нигезле сәбәп аркасында эшне язып бетерә алмаган яки бер көнне үткәрелгән имтиханнарны сайлаган укучыларга август аенда янә БДИ тапшыру хокукы бирелә. Нәтиҗәләр 17 августтан да соңга калмыйча басылып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев