Аксубай районында алдан тавыш бирү өчен 9 сайлау участогы ачылды
Бүген Россия Федерациясе территориясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирү көне оештырыла.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Аксубай районында тугыз хисап участогында тавыш бирергә мөмкин. Шуларның берсе шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә, Ленин урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан яшьләр үзәге бинасында. Калганнары - Яңа Тимошкино, Яңа Үзи, Татар Сөнчәлесе, Кәкре Күл, Иске Ильдеряк, Яңа Аксубай һәм Түбән Савруш авылларында урнашкан. Алдан тавыш бирүгә сайлаучыларның гомуми санының 20 проценты җәлеп ителәчәк. РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен 24 майдан башлап электрон рәвештә тавыш бирергә мөмкин иде.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, районда 21400 сайлаучы теркәлгән. Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кандидатура өчен үз тавышын 18 яше тулган һәр кеше бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев