Аксубай районында 2020 елда 143 сабый туган
Һәр ел үзенең үзгәрешләрен алып килә. Алар демографиягә дә кагыла.
Аксубай районы ЗАГС бүлегенең рәсми мәгълүматлары буенча 2020 елда 143 нарасыйның тууы теркәлгән.
Шулай итеп, безнең районда 76 малай һәм 67 кыз дөньяга аваз салган. ЗАГС хезмәткәрләре аңлатуынча, яңа туган сабыйларны теркәү туган урыны буенча, районнан читтә урнашкан бала тудыру йортларында башкарылган. 42 яшь гаилә тәүге сабыйлары тууны билгеләп үткән. Аксубай районында 37 гаилә икенче һәм аннан соңгы балалары туу белән күп балалы гаиләләр категориясенә кергән. Узган ел Артем, Даниил, Давид, Матвей, Милана, Алиса исемнәре иң популяр булган. Иң сирәк очрый торган исемнәр – Фатыйх, Ибраһим, Әхмәт, Гөлфинә, Айзә.
2020 елда районда 71 яшь никахларын законлы нигездә теркәгән, 44 пар аерылышкан.
Күңелсез статистика да бар. Узган ел 476 аксубайлы якты дөньядан киткән. Шул исәптән – 253 ир-ат һәм 223 хатын-кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев