Аксубай районында 13 сәгатькә сайлаучыларның 53 проценты тавыш бирде
Аксубай районының сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең югары активлыгы күзәтелә.
Сайлау участокларында район башлыгы Камил Гилманов озатуында безнең район кураторы – ТР спорт министры Владимир Леонов та булды. Алар сайлау участокларында аксубайлылар белән күрештеләр, аралаштылар, сайлауларның ничек баруы белән кызыксындылар.
Искә төшерәбез, 8 сентябрьдә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутатлык мандатларына сигез сәяси партиядән, шулай ук үзләрен-үзләре күрсәткән 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар халыкның күпләп килүе белән уза. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаулар тәртип бозуларсыз уза, шикаятьләр булмаган.
13.00 сәгатькә, Аксубай территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республика парламентына сайлауларда Аксубай районы сайлаучыларының 53 проценты тавыш бирде.
Сайлау процессының чисталыгын һәр сайлау участогында күзәтүчеләр күзәтә. Бүген сайлау участокларында хокук тәртибен Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Росгвардия вәкилләре һәм Казаннан командировкага җибәрелгән кешеләр саклый.
Халыкның сайлау участокларына килүе дәвам итә. Тавыш бирүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы, педагогия хезмәте ветераны 95 яшьлек Елисей Мурзич Тимирясов та бар. Шул яшенә кадәр ул бер генә сайлаудан да калмаган.
–Яхшы киләчәк өчен тавыш бирдем, – дип бүлеште ул безнең хәбәрче белән.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова сайлау участогына кызы белән килде.
– Бүген без матур, якты, гадел киләчәк өчен тавыш бирдек, без моңа ышанабыз. Ул бүген дә шулай, – диде Тәнзилә Әхмәтгалим кызы.
Районда сайлау участоклары иртәнге сәгать 7.00 дә ачылды һәм кичке 20.00 сәгатькәчә эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев