Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы үзәк мәчетендә Ураза гаете узды

Бүген бөтен мөселман дөньясы Ураза гаете бәйрәмен билгеләп уза. Ураза бәйрәме яки Ураза гаете — исламда Рамазан ае хөрмәтенә билгеләнгән зур бәйрәм.

Бәйрәм уңаеннан районның бөтен мөселманнары Аксубай үзәк мәчетенә Ураза гаетенә җыелдылар. Мәчет эчендә, ишегалдында халыкның күплегеннән алма төшәрлеек тә урын юк иде. 

Дин әһелләре, мөселманнар иң беренче булып иртәнге намаз укыдылар. Шакирҗан хәзрәт Сыраев, барлык мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләп, бик эчтәлекле, күңелләргә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде. 

— Без ай буена ураза тоттык, изге эшләрдә катнаштык. Сөенечле хисләр белән без Аллаһ йортына җәмәгать белән җыелышабыз. Коръән, вәгазь тыңлыйбыз, бергә дога кылабыз. Аллаһы Тәгаләдән рәхмәтен, ризалыгын, ярдәмен, бәрәкәтен, гөнаһларны кичерүен, Фирдәвес җәннәтләренә кертүен сорыйбыз, ил-көннәребез тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламасын, — диде ул.

Мөселманнар гает намазы укыдылар. Гает намазы тәмамлангач, район башлыгы Камил Гилманов барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар һәм иминлек теләде.

— Бу изге бәйрәм һәр гаиләгә сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек алып килсен! – дигән теләкләрен җиткерде.

Ураза бәйрәме өч көн дәвам ителә. Гает тәмам булгач, зиратларга барып мәрхүмнәрнең рухларына догалар укыла. Аннан соң бәйрәм өйдә гаилә, туган-тумачалар белән табын артында дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны «Гает коймагы» дип тә атыйлар.

Ураза бәйрәме барлык гаиләләргә иминлек китерсен!

Гает бәйрәме районыбыз авылларындагы барлык мәчетләрдә дә бик матур итеп билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев