Аксубай районы укучылары мәдәниара коммуникацияләрне өйрәнделәр
Иске Мокшино мәктәбе укучысы «XXI гасырда полилингваль белем бирү һәм мәдәниара коммуникация» Республика фәнни-гамәли конференция призеры булды.
В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбендә белем бирүне үстерүгә зур игътибар бирелә. Укытучылар квалификацияләрен күтәрәләр, уку планы кысаларында материалны тәкъдим итү өчен яңа алымнар эзлиләр. Моннан тыш, дәрестән тыш эшчәнлек материалын да укучыларга җиткерергә, аларны кызыксындырырга тырышалар.
Әлеге мәктәп укучылары республика олимпиадаларында һәм конференцияләрдә күп тапкырлар җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Чираттагы җиңүне 8 сыйныф укучысы Дарья Наумова алып килде. Ул «XXI гасырда полилингваль белем бирү һәм мәдәниара коммуникация» республика фәнни-гамәли конференциясендә «Хәзерге дөньяда чит телләр. Чикләрне узып: глобаль контекстта мәдәниара коммуникация» темасы буенча призер булды (2 урын). Җитәкчесе – инглиз теле укытучысы Ольга Андриянова, аның белән бу җиңүне уртак бүлеште.
Фото: мәктәп архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев