Аксубай районы Шәрбән авылында гомер итүче Зөлхәбирә Шәйхутова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярның туган көнендә балалары, якыннары, туганнары җыелды.
Зөлхәбирә Ислам кызы 1931 елның 1 апрелендә Аксубай районы Шәрбән авылында туа. Кызчык беренче сыйныфны тәмамлагач, сугыш башлана. Яшьтәшләре кебек, аңа да авырлыкларны үз җилкәсендә татырга туры килә: әтисен фронтка алалар, ә ул вакытта тиф белән авырган әнисе дүрт бала белән ялгызы кала.
Зөлхәбирә абыйсыннан соң, гаиләдә икенче бала була һәм әнисенә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Буыннары да ныгып җитмәгән килеш фермада эшли башлый, 1943 елда Мамыкка җәяү күпер төзергә йөри. Сугыш, ачлык-ялангачлык нык холыклы, сабыр Зөлхәбирәнең рухын сындырмый, ул – җәен ашханәдә, кышын фермада эшли. Сугыштан соң да фермада хезмәт куюын дәвам итә.
1955 елда Зөлхәбирә авылдашы Минзаһит Шәйхутовка кияүгә чыга. Ир белән хатын биш бала – ике кыз һәм өч малайга гомер бүләк итәләр. Биш балага иренең җиде бертуган эне-сеңелләре дә өстәлә. Ирле-хатынлы Шәйхутовлар бу бурычны да башкарып чыгалар – барысы да лаеклы, белемле кешеләр булып буй җитәләр. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки балалар үзләренең эшчән, хезмәт сөючән әти-әниләреннән үрнәк, дөрес тәрбия алып үсәләр.
Кызганычка каршы, 2013 елда гаилә башлыгы гүр иясе була, ләкин Зөлхәбирә Ислам кызы ялгыз калмый. Өч баласы Яр Чаллыда яши, ә икесе – олы улы һәм кызы Шәрбән авылында. Алар әниләрен бер генә минутка да ялгызын калдырмыйлар, күңелсезләнергә ирек бирмиләр, әбекәйгә бигрәк тә кызы Сәвия Шәрифуллина һәм күршесендә генә яшәүче килендәше Хөрия Шәйхутова булыша.

–Без бернәрсәгә мохтаҗлык кичермәсен өчен, әти-әниебез көнне-төнгә ялгап эшләделәр, йорт тутырып мал-туар асрадылар, рәхмәт аларга, – диләр балалары.
Зөлхәбирә Шәйхутова бүгенге көндә бәхетле әби, дәү әни дә, аның сигез оныгы һәм унике оныкчыгы бар.
Бер генә сыйныф белеме булуга карамастан, ул бик күп укый, русчасы да яхшы. Бәйрәм өстәлен дә ярдәмчеләрсез диярлек корган – ул әзерләгән ризыклар телне йотарлык.
Зөлхәбирә Ислам кызын истәлекле гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин килделәр, юбилярга Ил башлыгының тәбрикләү телеграммасын ирештереп, озын гомер һәм сәламәтлек теләп, чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр тапшырдылар. Әбекәй аларга ихлас күңелдән рәхмәтләр укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев