Аксубай районы Палаткин Дмитрий Иванович белән хушлаша
Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.
Элек Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатын җитәкләгән Дмитрий Иванович Палаткин 63 яшендә кинәт вафат булды.
Дмитрий Палаткин 1958 елда Чирмешән районының Девичья Поляна авылында туган. 1981 елда Казан югары танк команда хәрби училищесын тәмамлый. Германиягә, аннары Идел буе хәрби округына хезмәткә билгеләнә.
1991-1994 елларда Нурлат хәрби комиссариатында 1нче бүлек җитәкчесе вазифасында эшли. 1994-2006 елларда Дмитрий Палаткин – Чирмешән районы хәрби комиссары, 2006-2009 елларда – хәрби комиссарның контракт буенча өлкән ярдәмчесе.
2012-2021 елларда ул Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар булды, үз эшен зур җаваплылык, хәрбиләрчә төгәллек белән башкарды. Район комиссариаты яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, хәрби хезмәткә әзерләүгә зур игътибар бирде, мобилизация эшен оештыру буенча республикада алдынгылыкта барды. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Дмитрий Иванович Палаткин турында хатирәләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.
К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М. Галиев,
С.В. Александров, И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, А.П. Молоствов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев