Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мәктәпләрендә «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» Бөтенроссия проекты тормышка ашырыла

Проект кысаларында белем бирү оешмаларында укучыларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен кино күрсәтү үткәрелә.

«Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» – ул мәктәпләрдә тәрбиянең инновацион системасы.

Система кысаларында кинодәресләр – гаделлек, ихласлык, бурыч хисе һәм башка рухи-әхлакый төшенчәләр турында балалар өчен кыска метражлы фильмнар күрсәтү оештырыла. Кинодәресләр педагоглар тарафыннан сыйныфтан тыш дәресләр үткәрү өчен методик кулланмалар белән алып барыла. Укучылар уйлап тапкан иҗтимагый файдалы эшләр практикада этик төшенчәләрне ныгыта.

Проект инновацион педагогик технология булып тора һәм мәктәптә тәрбия процессын кызыклы һәм интерактив формада оештырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев