Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы мөгаллиме Бөтенроссия туган тел укытучылары конкурсының финалына үтте

Конкурс 2012 елдан башлап ел саен «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Казанда туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының финал этабы башланды. Конкурс сынаулары 22 марттан 24 мартка кадәр узачак.

Финалга 17 татар теле, 10 – рус теле, 6 – чуаш теле, 4 – мари һәм 2 – мордва теле укытучысы үтте. Моннан тыш, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысы – РФнең башка субъектлары вәкилләре.

Финалга чыгучылар арасында безнең район педагогы – Яңа Тимошкино мәктәбенең чуаш теле укытучысы Елизавета Павлова да бар, ул башкалар кебек үк, туган тел укытучылары бәйгесендә җиңү өчен көрәшәчәк.

 

Фото: ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев