Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы кешесе бөек татар шагыйре белән очрашу мизгелләре турында сөйли

Иске Кармәт авылында туган Равил Сәлиев Биектау районында яши.

Ул әти-әнисе белән районнан бала чагында ук киткән, белем алган, педагог булган, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән.

Якташыбыз үзе әйткәнчә, аңа кече ватаны тарихы белән бәйле бар нәрсәләр дә кадерле. Ул Иске Кармәт турында 2017 елда “Иске Кармәт авылы тарихы” һәм 2018 елда аның дәвамы итеп “Өметнең чиге юк” дип исемләнгән ике китап бастырып чыгарган.

Бу язмада Равил Сәлиев авылдашы Хәсән Туфан белән очрашу мизгелләре туында бәян итә.

"Мин Хәсән Туфанны күрдем

1970 елда мин Казан дәүләт педагогика институтына укырга кердем. Бары 4 курста гына миңа Товарищеская урамындагы тулай торактан урын бирделәр. Мин үзем яшәгән бүлмәдә танылган татар шагыйре Хәсән Туфанның якташлары Зөфәр Сәлиев (әтием) һәм Шамил Хәсәншин белән төшкән фотосурәтне элеп куйдым. Бу бүлмәдә миңа әлеге фотографиядән дә кыйммәтле әйбер юк иде, койка һәм тумбочкадан тыш, калган башка әйберләр гомуми файдалану өчен каралган иде. Бу фотография минем өчен бик кадерле иде, ул гаилә фотоальбомыннан һәм, әтием сүзләренә караганда, фотосурәт 1970 елда ясалган.

Фтосурәт артында Зөфәр Сәлиев, Шамил Хәсәншин Хәсән Туфан белән. Июль 1970 ел. Казан / фото Равил Сәлиевнең гаилә архивыннан, дигән язу бар.

2000 елда Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулу уңаеннан популяр язучы, хәзер инде Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова һәм танылган татар язучысы Рабит Батулла ике уникаль китап чыгардылар. Беренче китап – Нәбирә Гыйматдинованың «Сәлам сиңа, тормыш!..», икенчесе Рабит Батулланыкы – "Туфан". Ике китапта да бу фотография бар, ә Рабит Батулла фотоны З.Сәлиев архивыннан куллануын турыдан-туры күрсәтә. Бу рәсемне мин журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллованың "Бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән китабында да күрдем.

Җәй көне, студентлар кайсы кая таралышкан вакытта, югалтудан кукып, мин бу фотосурәтне өйгә алып кайттым. Көзен, институтта укулар башлангач, мин аны янәдән элеккеге урынына элеп куйдым. Безнең бүлмәгә керүчеләрнең барысы да бу фотога игътибар итәләр, ә шагыйрь аларны игелекле һәм уйланучан караш белән каршы ала иде…

Бервакыт дустым, курсташым Фәрхат Вәлиуллин (ул тумышы белән Чирмешән районының Иске Кади авылыннан иде) миннән:

– Равил, Хәсән Туфан сиңа кем була? – дип сорады

– Ничек инде, кем? Ул бит минем якташым! - дип җавап бирдем мин.

– Тукта әле, тукта, син бит минем якташ, ә ХәсәнТуфан Аксубай районыннан. Ничек инде ул алай?

– Без әле күршеләр дә, шагыйрьнең йорты, башта әтием, соңрак мин туган йортта та бер урамда иде. Бу урамда үз вакытында Хәсән Туфан да, әтием дә, әлбәттә инде, соңрак мин дә уйнап үскән, – дип төгәллек керттем мин, дустымны ышандырырга тырышып.

– Равил, паспортыңны күрсәт, – дип сорады Фәрхат, миннән калышмыйча.

Мин документта туган җирем – Аксубай районының Иске Кармәт авылы, дип язылган битен күрсәттем.

– Менә шулай, дус! Ышандыңмы инде?

Фәрхатне нәрсәгә дә булса ышандыру алай җиңел түгел иде, һәм ул янә:

– Ә син кайчан да булса шагыйрьне күрдеңме?

– Юк, туры килмәде, – дидем мин.

– Әкияттәге кебек. Янәшә яшәгәнсез, бер-берегезне күрмәгәнсез. Ничектер сәер, – дип ачуланды миңа дустым…

Барысы да бик гади. Билгеле булганча, Хәсән Туфан 1900 елда, XIX һәм XX гасыр чигендә дөньяга килә һәм 14 яшендә Кармәттән китеп бара, миңа ул вакытта 8 яшь булган. Әти 1924 елда туган, ә мин – 1952 елда. Әти-әнием Кармәттән киткәндә миңа нибары 8 яшь иде. Миңа шагыйрьне туган җирендә күрергә туры килмәде. Ул 56 ел буена авылга кайтмады, моңа нигезле сәбәпләр дә бар иде. Шушы сәбәпләр һәм шагыйрьнең Кармәтне беркайчан да үз йөрәгеннән чыгармавы турында әтием Нәбирә Гыйматдиновага да, Рабит Батуллага да сөйләгән...

Шулай да миңа Казанда шагыйрьне күрергә насыйп булды.

1975 елда (июнь азагында) Мин күптән көтелгән диплом алдым һәм чыгарылыш кичәсеннән соң берничә көн узгач, тимер юл вокзалына юл тоттым. Кассада Казан-Уфа (Ульяновск аша) поездына билет сатып алдым. Ул елларда мин бу поезд белән Шентала станциясенә кадәр барып җитә, алга таба ничек туры килә, шулай Чирмешәнгә эләгә, ә аннан юл уңаенда очраган техника белән Түбән Кәминкәгә кайтып җитә идем.

Шулай итеп, билет кесәмдә, ә поезд кузгалгалып киткәнчегә кадәр әле бик күп вакыт бар. Нәрсә эшләргә? Җәяүләп вокзалдан ерак түгел генә үзәк (колхоз) базарына атладым. Анда теләгән бөтен нәрсә бар иде.

Үзбәкләр сату иткән рәттә йөрим.

– Өрек җимеше ничә сум тора? –дип сорыйм.

– Хәзер, хәзер менә бу ир-атны гына җибәрәм.

Һәм бу вакытта кемдер:

–Хәсән абый, җитәр инде. Әйдә китик, соңга калабыз бит, – диде.

Ирексездән башымны күтәрдем дә, нәкъ менә минем студент бүлмәсендә эленеп торган фотосурәттә төшкән шагыйрьгә охшаган кешене күрәм. Мин гаҗәпләнүдән, хәтта өрек җимеше сатып алырга җыенганымны да оныттым.

Сатучы мине җибәрергә теләмичә, татлы тавыш белән:

–Егет, өрек ал инде, бушлай бирәм.

–Өрек кирәкми әле монда, абый...

Ишетәм, хатын-кызлар пышылдый:

–Бу бит шагыйрь Хәсән Туфан, ул бирегә еш килә. Ходай аңа ярдәм итсен...

Минем шигемнән эз дә калмады. Мин танылган якташымны, менә хәзер генә, шушында күрдем. Алга таба нәрсә эшләргә дип уйлап торган арада, Хәсән абый һәм аның юлдашы күздән югалдылар. Якташыма бер-ике сүз әйтергә дә өлгермәдем. Эх! Кыюлыгым җитмәде. Үземне кыюсызлыкта гаепләп, мин базардан чыгып чаптым һәм халык арасында Хәсән абыйны күрдем, ә ул тигез адымнар белән Бауман урамына таба атлады. Мин аның янәшәсеннән 5-10 минут атлап бардым. Ул берничә тапкыр минем якка борылып карап елмайды. Үзенең янәшәсендә якташы, күршесе барганын каян белсен соң инде ул. Ул моны белә алмады. Матбугат йортының ишек төбендә Хәсән абый тагын бер кат минем ягыма әйләнеп карады да, балаларча елмаеп:

–Син дә мондамы? Кер, кер, – дип әйтте.

–Хәсән абый, мин поездга ашыгам...

Ул миңа “сау бул” дип әйтмәде, ул миңа елмаю гына бүләк итте.”

 

Фото: гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев