Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы кешеләре беренче сыйныфка укырга баручы балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә алалар

1 августтан «Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе старт ала, ул 2022 елның 26 августына кадәр дәвам итәчәк.

Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, быел беренче сыйныфка 256 бала барачак. Аларның 66сы матди ярдәмгә мохтаҗ (27 малай һәм 39 кыз).

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе аз тәэмин ителгән, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга иганәче ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Җыелган акчага беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп букчалары (рюкзаклар) канцелярия кирәк-яраклары комплектлары сатып алыначак.

Акция 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Фото: редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев