Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы җитәкчелеге руханилар һәм чиркәү советы белән очрашты

Изге Феодосий Тотемский чиркәвендә руханилар һәм чиркәү советының Аксубай районы җитәкчелеге белән очрашуы оештырылды.

Ул ноябрь азагында Казанда узачак православия җәмәгатьчелегенең VI Республика Форумына әзерлек кысаларында үтте.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов гыйбадәт йорты, якшәмбе мәктәбенең эше ничек оештырылуы, православия яшьләренең ни дәрәҗәдә актив булуы белән кызыксындылар.

Җыелыш барышында мөһим мәсьәләләр, шулай ук районның православия җәмгыятьләрен үстерү юллары турында фикер алыштылар.

Аксубай һәм Нурлат районнары Благочинные Александр Качаев, чиркәүдә чираттагы ремонт эшләре баруы турында сәйләде. Биредә янкорма диварлары җылытыла. Чиркәү диварларына язулар төшерү, идәннәрне җылыту, яңа чаң урнаштыру һәм фасад эшләре – болар барысы да чиркәүгә йөрүчеләрнең көченнән килә торган эшләр. Тик нинди генә ремонт эшләре алып барылса да – чиркәүдә гыйбадәт кылулар ул ачылган көннән алып бер генә көнгә дә туктатылмады.

– Гыйбадәтханәдәге эшләрнең күбесе чиркәү советы һәм мәхәллә халкы ярдәме белән башкарыла, – дип билгеләп үтте чиркәү башлыгы Александр Качаев. – Ходай ярдәме белән без теләсә нинди эшне дә башкарып чыгачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев