Аксубай районы башлыгына ТР мөселманнар Диния нәзарәтенең "Бердәмлек" медале тапшырылды
Бүген җомга намазы вакытында Аксубай мәчетендә район башлыгы Камил Гилмановны юбилее белән котладылар.
ТР мөфтие Киңәшчесе, Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров район башлыгы Камил Гилмановка районда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен ТР Диния нәзарәтенең "Бердәмлек" медален тапшырды.
Район башлыгын ТР МДН аксакаллары Шурасы (Советы) да котлады. Рәис Айрат Аюпов район башлыгы Камил Гилмановка юбилее уңаеннан Коръән аятьләре язылган изге китап тапшырды.
Мәчеткә йөрүчеләр юбилярга барлык эшләрендә һәм башлангычларында Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, аның гаиләсенә һәм районда яшәүче барлык милләтләргә тынычлык һәм иминлек теләп, җомга намазын укыдылар.
Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, медаль һәм Коръән – ул район дини учреждениеләре белән хакимият органнары белән берлектә алып барыла торган уртак эшне тану. Ул ТР Диния нәзарәте җитәкчелегенә, район мөхтәсибәтенә һәм мәхәллә халкына үз хезмәтләрен бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Безнең район өчен конфессияара дуслык – ул гади сүз генә түгел, ул безнең байлыгыбыз. Бүген мәчетләрнең, чиркәүләрнең бәйрәмнәрдә генә түгел, эш көннәрендә дә аксакаллар, яшьләр һәм балалар белән дә тулылануы безнең яшь буынны дөрес тәрбияләүебез турында сөйли. Рәхмәт сезгә, аксакаллар, сез үз-үзегезне тотышыгыз белән яшьләргә гореф-гадәтләрне сеңдерәсез, – диде район башлыгы мәхәллә халкына җавап сүзендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев